Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Инвестиция-венчур фондының Күзәтү советы чираттагы утырышын уздырды
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.
(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды Күзәтү советының чираттагы утырышы булды. Күзәтү советы утырышын Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Утырышның көн тәртибенә Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды эшчәнлегенә кагылышлы дүрт сорау кертелгән.

Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының Күзәтү советы 2017 елга финанс планын карады. Бу темага Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов чыгыш ясады.
Моннан тыш, утырыш вакытында Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды "портфелендәге" проектларга кагылышлы сорауларны да карап чыкты. Аерым алганда, “Актаныш агрегат заводы” ябык акционерлык җәмгыятенең алга таба үсеше тикшерелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз