news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Инвестиция-венчур фонды 11 ел эчендә 5,5 мең предприятиегә ярдәм күрсәткән

Бюджетка салым рәвешендә кергән файда - 9 млрд 900 млн сум

(Казан, 13 декабрь,"Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Быелдан башлап Татарстанның Инвестиция-венчур фондының попечительләр советы белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелек итә. Совет стратегик мәсьәләләрне хәл итү белән шөгыльләнәчәк. Ә күзәтүчеләр органы Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә эшләячәк. Ул оператив мәсьәләләрне үз өстенә ала. Бүген Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов журналистларга "Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 идея" конкурсына йомгак ясауга багышланган тантана алдыннан шулай дип белдерде. Чара Казанның "Корстон" комплексында узды.

Айнур Айделдинов узган елда федераль законга кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә инвестиция-венчур фонды идарәсенең структурасы үзгәрүен искәртте. Элек попечительләр советы Премьер-министр җитәкчелегендә булса, хәзер бу вазыйфа Президентка күчте. Айнур Айделдинов бу советка 10 кеше керүен, аларның алтысы федераль орган җитәкчеләре булуын әйтте. Күзәтүчеләр органына 19 кеше керә.

Фонд җитәкчесе 11 ел эчендә 5,5 мең кече һәм урта бизнес предприятиесенә ярдәм күрсәтелгәнен билгеләп узды. 15 млрд сумнан артык акча инвестицияләнгән. Бюджетка салым рәвешендә кергән файдасы 9 млрд 900 млн сум күләмендә бәяләнә. 51 мең яңа эш урыны булдырылган. "Төрле елларда идея, проектларын тәкъдим итүчеләр бүгенге көндә аягында нык басып торучы компанияләр. Кайсында табыш 20 млн, кемдәдер 100 млн сумнан артык", - диде Айнур Айделдинов.

Искәртеп үтик, бүген "Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 идея" конкурсының 176 җиңүчесе бүләкләнде. Алар арасында конкурс номинацияләрендә җиңүчеләр һәм төрле учреждениеләрнең исемле стипендияләренә лаек булучылар бар. Тантанада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Россия венчур-инвестиция ассоциациясе (РАВИ) башкаручы директоры Альбина Никконен һәм башкалар катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100