news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан инвестиция форумында 15тән артык килешү төзегән

Республика вәкилләре Сочида партнерлар белән 84 очрашу уздырган.

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”, Рөстәм Килсинбаев). Татарстан Сочида Россия инвестиция форумында 15тән артык килешү имзалаган. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде.

Татарстан форумда Краснодарск краеннан соң күпсанлы делегация булган. 70ләп делегатның күпчелек өлешен кече һәм урта бизнес вәкилләре тәшкил иткән.

“Без башка субъект вәкилләре белән 84 очрашу уздырдык. Татарстан Президентының программасы бай эчтәлекле иде. Шул исәптән Россиядәге Италия һәм Израил илчеләре белән очрашулар узды. Анда товар әйләнешен үстерү мөмкинлекләре турында фикер алышу булды”, - дип билгеләп үтте Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.

Имзаланган килешүләрнең финанс ягына килсәк, хәзер аны санау кыен. Документларның бер өлеше килешү турында меморандум статусына ия, бер өлеше коммерция сере булып тора.

“Әлеге барлык очрашулар төп мәсьәләгә – сәүдә операцияләренә эшли. Чөнки безгә үз продукциябезне этәрергә кирәк. Республикада инвестиция хәрәкәте бара. Һәм, иң мөһиме, без коллегалар белән бер-беребезне тулыландыра алырга тиешбез”, - дип шәрехләде Миңнуллина.

Россия инвестиция форумы Сочида 15 һәм 16 февральдә уза. Ике көнлек программа өч юнәлеш буенча 55 чараны үз эченә алган. Алар: “Төбәкләрдә эшмәкәрлек. Яңа импульс бирү”, “Тормыш шартларын яхшырту”, “Яңа төбәк сәясәте: камилләштереп идарә итү”.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100