news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы инвесторлар белән эш өчен алтын стандарт эшләгән

Документ эше инвестиция һәм инвесторлар белән бәйле барлык кешеләр өчен эшләнгән.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгында инвесторлар белән эшләү өчен алтын стандарт эшләгәннәр. Бу турыда Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Безнең өчен гомуми эшне координацияләү һәм бу процесс белән идарә итү әһәмиятле, чөнки Татарстанның күпләр җәлеп ителгән төрле дәрәҗәдә структуралы бердәм инвестицион командасы бар. Татарстан инвесторлары бары тик төгәл мәгълүмат кына алырга тиеш, ә аларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү –татарстанлылар иминлеге өчен икътисадка яңа капитал кертү мөмкинлеге», — диде Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Документ эше инвестиция һәм инвесторлар белән бәйле барлык кешеләр өчен эшләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot