news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы Шэньчжэньда Vivo компаниясе заводында булды

Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы Шэньчжэньда Vivo компаниясе заводында булды
Фото: ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ТР Инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре ведомство җитәкчесе Талия Миңнуллина җитәкчелегендә Кытайның Шэньчжэнь шәһәренә килде. Аларның сәфәре 14-16 ноябрьдә Кытай Халык Республикасына Кытай югары технологияләр күргәзмәсендә катнашу өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе килү белән бәйле. Бу хакта агентлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы хезмәткәрләре дизайн юнәлешле смарт-терминаллар һәм интеллектуаль сервислар җитештерүче Vivo технологик компаниясе заводында булды. Компания елына 100 миллион җайланма эшли һәм Кытайда смартфоннар сату күләме буенча лидер булып тора.

Компания эшенең төп юнәлешләре – 5G элемтәсе, ясалма фәһем, сәнәгать дизайны, сурәтләрне эшкәртү технологияләре. Заводта 20 мең эш урыны бар, хезмәткәрләрнең дүрттән өч өлеше – фәнни уйлап табучылар. Предприятие һәр 11 секунд саен яңа смартфон эшләп чыгара.

news_right_1
news_right_2
news_bot