news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан инвестицион үсеш агентлыгы AAOIFI белән Ислам финансларында хезмәттәшлек итәчәк

Татарстан инвестицион үсеш агентлыгы AAOIFI белән Ислам финансларында хезмәттәшлек итәчәк
Фото: https://t.me/tidanews

Татарстан инвестицион үсеш агентлыгы белән Ислам финанс учреждениеләре өчен бухгалтерлык хисабы һәм аудит буенча AAOIFI оешмасы үзара аңлашу турында меморандум имзалады. Тантанада республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты, дип хәбәр итә ТР инвестицион үсеш агентлыгы матбугат хезмәте.

Документ оешмалар арасында хезмәттәшлек планыннан гыйбарәт. Алар потенциал үстерү һәм Татарстанда Ислам банкингы өлкәсендә AAOIFI стандартларын аңлауны арттыруга юнәлдерелгән программалар оештыру инициативаларын бергәләп гамәлгә ашырырга планлаштыра. Шулай ук стандартлар булдыруда, мәгълүмат алмашуда, AAOIFI стандартларын һәм программаларын интерпретацияләүдә һәм башка юнәлешләрдә үзара хезмәттәшлек итү планлаштырыла.

AAOIFI оешмасының киләсе конференциясе «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы вакытында узачагы билгеле булды. Чараны үткәрү 2025 елның маена планлаштырылган.

Исегезгә төшерик, бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Бәһрәйндә. Биредә ул шул исәптән Ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык хисабы һәм аудит буенча оешманың Попечительләр советы рәисе шәех Ибраһим бән Халифә Әл-Халифә белән очрашты. Шулай ук конференцияне Татарстанда уздыру мөмкинлеге турында да фикер алышу булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100