news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан инвестицион советы 21 миллиард сумлык проектларны хуплады

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге Татарстан инвестицион советы бүген алты яңа проектны хуплады. ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләгәнчә, инвестицияләрнең гомуми суммасы 21 миллиард сумнан артык.

Якынча исәпләүләр нигезендә, әлеге проектлар 1,4 мең эш урыны булдырачак, әмма чынлыкта бу сан күбрәк булырга тиеш, дип ассызыклады Миңнуллина.

«Технопарктагы идарәче компания 6 урын булдырачак, дип саныйбыз, әмма технопаркка резидентлар килгәч, анда күбрәк кеше эшләячәк», - диде Миңнуллина.

Хупланган проектлар арасында ике яңа сәнәгать паркы, Нефть югары мәктәбендә югары класслы бассейнлы тулай торак төзү.

«Шулай ук Haier корпорациясенең сәнәгать паркы үсешенең икенче чиратын да планлаштырабыз. Корпорация җитештерүне үстерергә генә түгел, ә Кытайдан тәэмин итүчеләрне дә җәлеп итәргә планлаштыра», – дип өстәде ТР Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы.

Моннан тыш, инвестицион советта Казан аэропортындагы кунакханәнең икенче чиратын төзү каралды.

«Хәзерге вакытта безнең йөкләнеш 68 процент тәшкил итә, бу бик зур йөкләнеш. 3 йолдызлы класслы 130 номер ясарга телибез. Әмма Рөстәм Нургалиевич бераз тәнкыйтьле фикер әйтте. Аэропортның күрсәткечләре һәм өченче терминалның төзелеше, Казан Эксподагы йөкләнеш турында әйтте. 130 номер җитмәячәк, арттыру турында уйларга кирәк булачак», - дип белдерде Миңнуллина.

Соңгы хупланган проект – Чаллыда техника ремонтлау өчен җитештерү мәйданчыгын оештыру.

news_right_1
news_right_2
news_bot