news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан инвалидларга яңача ярдәм күрсәтүнең “тәҗрибә мәйданчыгы” булачак

Республикабызда инвалидларга ярдәм күрсәтүнең тагын бер системасы буларак инвалидлар турындагы мәгълүматның Бердәм базасы булдырылачак

(Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Якын киләчәктә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан тормышка ашырылачак - гариплекне булдырмау һәм инвалидларны тернәкләндерү Концепциясе физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә җәмгыятьтә үз урынын табарга ярдәм итәчәк. Аерым алганда, документ дәүләт сәясәтен гариплекне булдырмауга юнәлтәчәк, инвалидлар хокуклары турындагы Халыкара Конвенциядә каралган хокукларны тормышка ашырачак. Бу турыда бүген Казанда узган “Россия Федерациясендә инвалидларны тернәкләндерүдә инновацион технологияләр” темасына Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин белдерде.
Министр сүзләренә караганда, бүгенге көндә Татарстанда 328 меңгә якын инвалид, шул исәптән 14 меңнән артык гарип бала яши. Ел саен 20 меңгә якын кеше тәүге тапкыр инвалид дип табыла. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне борчый торган мәсьәләләрне хәл итү өчен республикада махсус программалар гамәлгә ашырыла. Мәсәлән, хәзерге көндә “2008-2010 елларда Татарстан балалары” программасының “Инвалид балалар” дип исемләнгән ярдәмчел программасы, “2010 елга Татарстан Республикасында демографик хәлне яхшыртуның комплекслы программасы” һәм аның “2009-2010 елларда инвалидларны җәмгыятькә интеграцияләү” проекты үтәлә. Инвалидларга махсус медицина ярдәме республиканың һәм муниципаль районнардагы хастаханәләрдә, 4 республика клиник хастаханәсендә күрсәтелә. Социаль-тернәкләндерү эшен өлкәннәр өчен 8 тернәкләндерү үзәге, балалар һәм яшүсмерләр өчен 13 реабилитация үзәге башкара. Быел аларның хезмәтеннән 15 меңгә якын инвалид файдалана.
Айрат Шәфигуллин ассызыклап үткәнчә, инвалидларны эш белән тәэмин итү мәсьәләсенә дә бездә зур игътибар бирелә. Мәсәлән, быелга инвалидлар өчен 490 эш урынына квоталар бирелә. Быелның 9 аенда 120 инвалид эшкә урнаша. Шул ук вакытта физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне тернәкләндерү процессы камил түгел, дип саный министр. Югарыда телгә алынган Концепция әлеге проблеманы хәл итәчәк дип уйланыла. Концепция нигезендә республикада социаль тернәкләндерү учреждениеләре республика, районнарара һәм территориаль дәрәҗәдә эшләячәк дип көтелә. Республика дәрәҗәсендә инвалидларны тернәкләндерү буенча фәнни-гамәли үзәк булдыру каралган. Аның максаты - инвалидларны тернәкләндерүнең этаплы системасын булдыру. Районнарара дәрәҗәдә реабилитация учреждениеләре үзәккә якын урнашкан районнарда яшәүче инвалидларны тернәкләндерү эшен алып барачак. Андый үзәкләр нигездә эшкә сәләтле инвалидларга хезмәт күрсәтәчәк дип уйланыла. Аерым территорияләрдә ачылачак социаль-тернәкләндерү бүлекләре халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре каршында булдырылачак. Анда тернәкләндерү курсының соңгы этабында хезмәт күрсәтү планлаштырыла.
Министр билгеләп үткәнчә, инвалидларга ярдәм күрсәтүнең тагын бер системасы буларак республикада инвалидлар турындагы мәгълүматның Бердәм базасы булдырылачак. Бу көннәрдә РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль яклау министрлыгы республикабызның әлеге проектын яклап чыга. Хәзер Татарстан әлеге проектны тормышка ашыру буенча тәҗрибә мәйданчыгына әйләнәчәк, дип хәбәр итте Айрат Шәфигуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100