news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан инспекторлары йөртүчеләрне томан турында кисәтә

Синоптиклар фаразлавынча, кич 19 декабрьдә һәм иртән 20 декабрьдә Татарстан территориясендә урыны белән томан төшәргә һәм күз күреме 500 метрга кадәр начарланырга мөмкин.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә машина йөртүчеләргә томанның куркыныч булуы турында кисәтәләр. Аларга торак пункттан читкә сәфәрне кичектереп торырга киңәш ителә. Юлга чыгар алдыннан машинаның төзеклеген тикшерергә, бигрәк тә транспорт чарасының оптикасына һәм тормоз системасына игътибар бирергә кирәк.

«Җәяүлеләр утны кире кайтара торган киемнәр кияргә һәм йөртүчеләргә күренергә тиеш. Дәүләт автоинспекциясе бар кешене дә юлда йөрү кагыйдәләрен үтәргә өнди», - дип билгеләп үттеләр республиканың ЮХИДИндә.

news_right_1
news_right_2
news_bot