news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан ИННОПРОМда: Миңнеханов форумның пленар сессиясендә катнашты

Татарстан ИННОПРОМда: Миңнеханов форумның пленар сессиясендә катнашты
Фото: Лилия Галимова

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ташкентта ИННОПРОМ Үзәк Азия пленар сессиясендә катнашты. Форумга 30 илдән 10 000нән артык катнашучы килгән, алар - хакимият органнары, бизнес җитәкчеләре, инженерлар, технологлар. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан күргәзмәдә үз продукциясен аерым стендта тәкъдим итте. Катнашучылар арасында вертолет заводы, КМПО, Химград, «Мастер» КИП, Татлифт һәм Эйдос Медицина кебек предприятиеләр бар. Моннан тыш, аерым стендны «КАМАЗ» ГАҖ тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot