Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Красноярскида Татарстан киносы көннәре узды
8-10 декабрьдә Крансоярскида һәм Красноярск краенда Татарстан киносы көннәре узды. Әлеге программаны «Татаркино» мәдәният оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова һәм Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Алсу Әбелханова тәкъдим итте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Красноярск краенда тамашачыга Татарстан кинематографындагы яңа фильмнарны күрсәттеләр. Алар арасында «Тарлан» фильмы, «Әпипә» музыкаль комедиясе, Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез?» драмасы һәм Татарстан-Үзбәкстан копродукциясе булган «Сөмбел» фильмы бар иде.
Кино күрсәтү алдыннан Миләүшә Айтуганова КГАУК «Енисей кино» вәкилләре белән очрашты. Алар төбәк киносының уртак проблемалары турында фикер алышты, хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләште.
Красноярск краеның Халыклар дуслыгы йортында «Әпипә» фильмына тулы зал җыелды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз