news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан «Император маршруты» тарихи-мәдәни туристик проектына кушылды

Республика белән беррәттән проектка Россиянең тагын сигез төбәге керде.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан «Император маршруты» тарихи-мәдәни туристик проектына кушылды. Республика белән беррәттән проектка Россиянең тагын сигез төбәге керде. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«2019 елда Россиянең 19 төбәге вәкилләре үз территорияләрендә иң яхшы социаль юнәлешле практикаларның һәм мәдәни-агарту инициативаларының берсе буларак «Император маршруты» тарихи-мәдәни туристик проектын үстерергә теләк белдерделәр», — дип хәбәр итте Ростуризм башлыгы Зәринә Догузова.

«Император маршруты» милли тарихи-мәдәни проектын алга этәрүдә хезмәттәшлек турында килешүгә Россия төбәкләре кул куйды. Шул исәптән, Татарстан Республикасы да. Татарстаннан тыш, составка Кырым, Брянск, Воронеж, Орел өлкәләре, Красноярск крае, Кострома, Калуга һәм Ставрополь кергән.

Хәзерге вакытта «Император маршруты» 10 төбәкне— Санкт-Петербург, Мәскәү, Мәскәү өлкәсен, Төмән, Свердловск, Омск, Томск, Псков, Киров өлкәләрен һәм Пермь краен берләштерә. Проект кысаларында турист аккредитацияләнгән туроператорны сайлап алырга һәм соңгы Россия императоры һәм аның гаиләсе тормышы белән бәйле төбәкләрдә булган истәлекле урыннарны карарга мөмкин.

  • «Император маршруты» проектының максаты — Романовлар династиясе идарә иткән чорда Россиянең тарихи-мәдәни һәм рухи нигезен торгызу. «Император маршруты» проекты 2011 елдан башлап, «Елисаветино-Сергиев мәгърифәтчелек җәмгыяте» шәфкатьлелек һәм хәйрия традицияләрен яңартуга ярдәм итү фонды белән берлектә Россия Мәдәният министрлыгы химаясендә тормышка ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100