news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан иминиятләшерелгән чәчүлек мәйданнары саны буенча лидер булып тора

Николай Федоров дәүләт ярдәме белән авыл хуҗалыгы культуралары уңышын иминиятләштерү турында белдерде

  (Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Россиянең башка төбәкләре арасында иминиятләштерелгән чәчүлек мәйданнары саны буенча Татарстан лидер булып тора. РФ авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров дәүләт ярдәме белән авыл хуҗалыгы культуралары уңышын иминиятләштерү буенча шундый фикер әйтте, дип хәбәр ителә тармак министрлыгы рәсми сайтында.

Аграр ведомство җитәкчесе дәүләт ярдәме белән авыл хуҗалыгы уңышын иминиятләштерү механизмы өченче ел рәттән гамәлгә куелуына игътибарны юнәлткән. Гомумән, ил буенча 9,5 млн. гектар җир иминиятләштерелгән, яки чәчүлек җирләренең 12,8 проценты. Узган ел белән чагыштырганда, үсеш 38 процент тәшкил иткән.

Агымдагы елда агроиминиятләштерү буенча саннар узган елдагыдан ким булмаячак. Иминиятләштерлегән мәйданнар һәм иминият компанияләре белән төзелгән килешүләр саны буенча беренче урынны Идел буе федераль округы били, дип билгеләп үтте Николай Федоров. Гомуми иминиятләштерелгән мәйданнар арасында ИФО өлеше 35,1 процент тәшкил итә.

Төбәкләр арасында Татарстан Републикасы, Омск һәм Оренбург өлкәләре, Ставрополь һәм Краснодар крайлары лидер булып тора.

Николай Федоров шулай ук Ерак Көнчыгыштагы табигый бәла-каза очракларына игътибарны юнәлтте. Бу очракта авыл хуҗалыгы чәчүлекләрен иминиятләштермичә булмый, моны исәпкә алып, Хабаровск крае аграрийлары гомуми мәйданның 11 процентын иминиятләштергән. Бу төбәкнең тәҗрибәсен РФ нең башка субъектларына да куллану зарур.

2014 елда дәүләт ярдәме белән иминиятләштерүгә бүлеп бирелгән федераль бюджет акчасы төбәкләргә бик кыска вакытта һәм тулысынча җибәрелгән, дип белдергән министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100