news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Татарстан иминиятчеләре кош гриппыннан страховкалаудан тыела

^Татарстан иминиятчеләре кош гриппыннан страховкалаудан тыела

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Әнвәр Минһаҗев). Татарстан Иминиятчеләр берлеге мәгълүматлары буенча республиканың иминият компанияләре кошчылык фабрикалары һәм физик затлар белән кош гриппы белән авырудан страховкалау буенча килешүләр төземәгән. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә берлек президенты Виталий Федоренков хәбәр итте.

«Талисман»ның терлек һәм кеше тормышын страховкалауга лицензиясе бар, - дип билгеләп үтте Виталий Федоренков, - әмма без кош гриппы белән авырудан страховкаларга планлаштырмыйбыз. Кагыйдәләр нигезендә, страховкалау авыру куркынычы югары дәрәҗәдә булмаганда һәм иминият вакыйгасы туу очрагының югары дәрәҗәдә булганда урынлы. Ә кош гриппына килгәндә, бүген эпидемия күчмә кошлар белән бергә көньяктан төньякка хәрәкәт итә, шуңа күрә иминият вакыйгаларының килеп чыгу дәрәҗәсе зур. Бу очракта страховкалау дәүләткә һәм кошчылык фабрикалары хуҗалары өчен файдалы, ә иминият компанияләре өчен киресенчә, - диде Татарстанның Иминиятчеләр берлеге. Ә эре иминият компанияләренең берсенең хуҗасы “Татар-информ” хәбәрчесе белән фикер алышканда: “Бата торган пароходны яки янган йортны страховкалау мәгънәсез”, - дип билгеләп үтте.

Әмма бөтен ил территориясендә эшләүче «Росгосстрах» иминият компаниясе кош гриппын аерым төркемгә бүлгән һәм аңа махсус тарифлар куйган. Әлеге авырудан страховкалау өч төбәктә генә кертелгән. Россиянең Иминиятчеләр ассоциациясенең рәсми сайты хәбәр итүенчә, Уралда «Росгосстрах»ның Свердловски бүлеге тарафыннан зур булмаган Ирбит кошчылык хуҗалыгы белән кош гриппыннан страховкалау буенча бер килешү төзелгән. Әлеге авырудан страховкалау буенча Уралның башка иминиятчеләре белән пакетлы тәкъдимнәр эшләнгән, әмма төбәк кошчылык фабрикалары әлегә күпләп страховкаларга ниятләми, полис бәясе кыйммәт - эре предприятиеләр өчен 20 миллион сумга кадәр.

“Татарстанның кошчылык фабрикалары шулай ук безгә кош гриппын страховкалау буенча мөрәҗәгать иттеләр, - дип хәбәр итте “Татар-информ” агентлыгына «Росгосстрах»ның Татарстандагы филиалының милекне страховкалау һәм җаваплылык идарәсе җитәкчесе Андрей Макаров, - әмма бу уңайдан бер килешү дә төзелмәгән”. Махсус тарифлардан тыш, Мәскәүдә клиент һәм страховкалаучының «Росгосстрах»ның үзәк офисы аша үтә торган килешү процедурасы да гади түгел.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100