news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан имамнары туган тел турында шигырьләр флешмобына кушылды

Флешмобта катнашу өчен, «Туган тел ул – ...» сүзләрен дәвам итеп, үз фикереңне белдереп, я туган телгә багышланган шигырь укып видео төшерергә һәм аны челтәргә куярга кирәк иде.

Татарстан имамнары туган тел турында шигырьләр флешмобына кушылды
dumrt.ru

(Казан, 21 февраль, "Татар-информ"). Халыкара туган тел көне уңаеннан, Татарстан имамнары һәм мөселман яшьләре социаль челтәрләрдә туган тел турында шигырьләр укый. Алар дин кардәшләрнең игътибарын әлеге күркәм датага юнәлтте һәм берьюлы инстаграмда игълан ителгән “Туган тел ул – ...” дигән темага игълан ителгән флешмобта катнашты. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Нурлат районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов Г.Тукайның «Туган авыл» шигырен, Арча имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин бөек шагыйрьнең татар халкы гимнына әйләнгән "Туган тел" шигырен укыдылар.

Чаллының "Утыз Имәни" мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Сәүбанов Г. Тукайның "Алла гыйшкына" шигырен, ә “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Илгиз хәзрәт Сөнгатуллаев шагыйрә Энҗе Мөэминованың “Туган телем” шигырен башкарды.

Ә яшь мөселманнар хәрәкәте хәзерге заман поэзиясенә мөрәҗәгать итеп, Равил Фәйзуллинның "Туган тел турында бер шигырь" дигән әсәрен сөйләде. Чүпрәле районы имамнары исә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның шигырьләрен укып, хәтта тулы бер кичә үткәрделәр

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100