news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан имамнары һәм казыйлары өчен укулар башланды

Дәресләр рус, татар һәм гарәп телләндә бара.

Татарстан имамнары һәм казыйлары өчен укулар башланды
dumrt.ru

(Казан, 20 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген Лаеш районы мөхтәсибәтендә Татарстан Республикасының барлык имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары җыелды — биредә квалификация күтәрү курслары башланып китте. Хәзрәтләргә һөнәри әзерлекләрен ныгытырга танылган дин галимнәре — гакыйдә һәм фикъһе белгечләре булыша. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Белем күтәрү курсларының беренче ике көнендә мөхтәсибләргә һәм казыйларга белем бирүче остазлар арасында — Диния нәзарәтенең Голәмалар шурасы җаваплы сәркатибе, ислам фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев, Болгар ислам академиясе мөгаллиме, шәригать фәннәре докторы, гакыйдә белгече Сәйф Али әл-Асри бар. Остазлар ислам динендә мирас бүлү тәртипләре, гакыйдә мәсьәләләре, зәкят буенча лекция укый.

Татарстан Республикасы имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары өчен оештырылган квалификация күтәрү курслары Диния Нәзарәтенең Пленум утырышы белән төгәлләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100