news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан имам-мөхтәсибләре ГТО нормаларын тапшырды

Беренче тапкыр мөхтәсибләр ГТО нормаларын 2018 елда тапшырган иде.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның барлык имам-мөхтәсибләре һәм Нәзарәтнең аппарат һәм гамәлгә куелган оешмаларның хезмәткәрләре чираттагы тапкыр ГТО нормаларын тапшырды. Республиканың төрле почмакларында яшәүче дин әһелләре Чистай шәһәренең «Татнефть-Олимп» стадионына җыелды. 

Үзләренең физик әзерлекләрен республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергә Татарстанның 48 шәһәре һәм районы мөхтәсибе, нәзарәт хезмәткәрләрен дә кертеп — барлыгы 70тән артык мөселман тикшерде. Хөкемдарлар коллегиясен 10 судья тәшкил итте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дин әһелләре көч, җитезлек һәм чыдамлылыкны тикшерүгә юнәтелгән тугыз сынау күнегүен тапшырды. Алар үз көчләрен җиңел атлетикада, көч таләп итүче күнегүләрдә, йөзүдә, пневматик винтовкадан атуда, граната атуда, гимнастикада күрсәтте. Имамнарның 2018 елда ГТО нормаларын тапшырудан аермалы буларак, бу юлы барлык сынаулар (тестлар) да тапшырылды. ГТО нормаларын тапшыручыларның нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак һәм ул традицион рәвештә өч дәрәҗәдә билгеләнәчәк: алар алтын, көмеш, бронза билгеләре белән бүләкләнәчәк. 

Беренче тапкыр мөхтәсибләр ГТО нормаларын 2018 елда тапшырган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100