news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан илкүләм дүрт проектны гамәлгә ашыруда Россиядә беренче урынны алды

Татарстан 2022 елда илкүләм дүрт проектны гамәлгә ашыру буенча Россиядә беренче урынны алды: «Хезмәт җитештерүчәнлеге», «Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм», «Мәдәният» һәм «Цифрлы икътисад». Россия Президенты Аппаратының аналитика үзәге җитәкчесе Константин Калинин шул турыда белдерде. Ул бу хакта Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

«2022 ел нәтиҗәләре буенча без Татарстанның илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның югары дәрәҗәсен күрсәтүен күрәбез. Мәсәлән, «Хезмәт җитештерүчәнлеге», «Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм», «Мәдәният» һәм «Цифрлы икътисад» кебек илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны республика 100 процентка үтәде һәм Россия субъектлары арасында беренче урында», – дип белдерде Калинин.

Татарстан шулай ук федераль программалар һәм илкүләм проектлар составына керә торган башка төбәк программаларының югары дәрәҗәдә үтәлешен күрсәтә, дип өстәде ул.

Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының коллегиясе бүген Бәшир Рамеев исемендәге IT-паркта узды. Утырыш башланганчы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов технопаркта урнашкан музейда булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100