news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан илкүләм проектларга тоткан акча күләме буенча лидер төбәкләр өчлегенә керде

Республика бүлеп бирелгән акчаның 72,8 процентын сарыф иткән, ләкин бу күрсәткеч буенча Чечня һәм Адыгеяны уза алмаган.

Татарстан илкүләм проектларга тоткан акча күләме буенча лидер төбәкләр өчлегенә керде
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан илкүләм проектлар бюджетын үзләштерү буенча алдынгы төбәкләр өчлегенә кергән. Мондый мәгълүматларны «Электрон бюджет» системасы мәгълүматларына сылтама белән РБК хәбәр итә.

«Илкүләм проектлар буенча бюджетны үтәү лидерлар булып Чечня (77,4 процент), Адыгея (75,5 процент), Татарстан (72,8 процент), Мәскәү (72,2 процент) һәм Пенза өлкәсе (71,2 процент) тора», диелә хәбәрдә.

8 ноябрьгә булган мәгълүматлар буенча, абсолют күрсәткечләрдә Татарстанның чыгымнары 18,4 млрд сумга якын тәшкил иткән.

Рейтингның иң соңгы урыннарында Дагыстан, анда акчаның дүрттән бер өлеше үзләштерелгән. Шулай ук Еврей автономияле өлкәсе (якынча 23,6 процент), Магадан өлкәсендә (15 проценттан азрак) бюджетның бик аз өлеше үзләштерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot