news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан илкүләм проект һәм федераль программа кысаларында 104 объектны гамәлгә куя

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тагын 6 дәүләт программасын гамәлгә ашыруга җәлеп ителгән.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда 2022 елда 6 илкүләм проектны, 11 федераль программаны, 104 объектны гамәлгә ашырырга планлаштыралар. Бу турыда Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә әйтте.

Татарстан Президенты матбугат хезмәте министр сүзләренә сылтама белән хәбәр иткәнчә, ел дәвамында объектлар исемлеге яңартылачак.

Шулай итеп, 37 объектны «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашыру планлаштырыла. «Экология» илкүләм проекты кысаларында 2021 елда башланган объектлар төзелеше дәвам итәчәк.

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча 49 объектны төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау планлаштырылган. 11 объектны төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау «Мәдәният» илкүләм проекты чараларын үз эченә ала. 

Казанда бер балалар бакчасы «Демография» илкүләм проекты буенча төзелергә тиеш. 100 урынлы ике спорт залын һәм мәктәпне капиталь ремонтлау «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында каралган.

Министр ачыклык керткәнчә, илкүләм проектлардан тыш, Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тагын 6 дәүләт программасын гамәлгә ашыруга җәлеп ителгән, шуларның иң зурысы — «Мәгариф үсеше» программасы буенча 66 мәктәпне ремонтлау.

16 объект буенча эш авыл территорияләрен комплекслы үстерү чараларына кертелгән.

«Су хуҗалыгы комплексын үстерү» программасы буенча Кама Тамагында Куйбышев сусаклагычының яр буен ныгытырга, шулай ук сулыкларда 14 гидротехник корылманы ремонтларга җыеналар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100