news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан илкүләм проект буенча күперләрне төзекләндерү программасында катнаша

Республика тарафыннан 10нан артык күперне 2020 елда реконструкцияләр планына кертү буенча тәкъдимнәр әзерләнгән.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында күперләрне төзекләндерү программасында катнашырга ниятли, дип белдерде ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Россия транспорт министры Евгений Дитрих «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде. Ул күперләр һәм юл үткәргечләр төзү һәм ремонтлау программасының илкүләм проектка керәчәге хакында хәбәр итте. Әлеге максатларга 1,2 триллион сумга якын акча бүлеп бирү күздә тотыла.

Ленар Сафин сүзләренчә, Татарстан әлеге программада актив катнашырга ниятли. «Хәзерге вакытта 10нан артык күперне 2020 елгы реконструкция планына кертү буенча тәкъдимнәр әзерләнде инде», - дип искәртте ул.

Татарстанда төбәк юлларында урнашкан 56 күпер авария хәлендә, бу барлык күперләрнең тугыз проценты дигән сүз. Узган елда республикада унбер күпер төзелгән, җидесе ремонтланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100