Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан икътисады грипп һәм ОРВИ аркасында ел саен 7 миллиард сум акча югалта
Татарстан икътисадына грипп һәм ОРВИ аркасында килә торган еллык зыян 7 миллиард сум тәшкил итә. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе, Казан дәүләт медицина академиясенең эпидемиология һәм дезинфектология кафедрасы мөдире Марина Патяшина сөйләде, дип яза хәбәрче Роман Баданов.
«Вакцинация уздыруның нәтиҗәләренең берсе – хезмәт ресурсларының тотрыклылыгы. Вакцинация хастаханә кәгазьләре санын киметергә мөмкинлек бирә, чөнки грипп белән авыру сәбәпле кеше эш ритмыннан калыша», - дип аңлатты Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Альмир Абашев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз