news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан икътисади яктан иң көчле 20 төбәк исемлегенә керде

Татарстан 2023 ел йомгаклары буенча икътисади яктан көчле төбәкләр рейтингында 18нче урынны алды. Әлеге топ Федераль дәүләт статистикасы хезмәте, Финанс министрлыгы, Федераль салым инспекциясе һәм Федераль казначылык мәгълүматлары нигезендә төзелгән. РФ субъектларында 9 күрсәткеч бәяләнгән, шул исәптән уртача хезмәт хакы күләме, яшәү минимумы, салымнар түләү һәм сәнәгать җитештерүе күрсәткече, дип яза «Известия».

Исемлектә беренче урынны Мәскәү алды. Топ-10га шулай ук Ханты-Манси автономия округы, Санкт-Петербург, Төмән, Тула, Ленинград, Мәскәү һәм Свердловск өлкәләре, Ямал-Ненец һәм Чукотка кергән.

11-17 урыннарда Сахалин, Чиләбе, Курск өлкәләре, Ненец автономия округы, Камчатка, Красноярск һәм Пермь крае урнашкан. Топ-20не Самара һәм Иркутск өлкәләре төгәлли.

Экспертлар топ-35 исемлегенә шулай ук Вологда өлкәсе, Чувашия, Новосибирск, Тверь, Түбән Новгород өлкәләре һәм Якутия (25 нче урынны бүлештеләр), Приморье крае, Рязань, Магадан өлкәләре, Коми, Оренбург һәм Курган өлкәләре (29нчы урын), Белгород һәм Липецк өлкәләре (30нчы урын) кертелгән. Рейтингны Владимир өлкәсе, Башкортстан, Марий Эл, Воронеж һәм Томск өлкәләре тәмамлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100