Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан икътисад министры урынбасары итеп Гүзәл Насыйбуллина билгеләнде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстан икътисад министры урынбасары итеп Гүзәл Насыйбуллина билгеләнде, ул республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен җаваплы була.
Элегрәк ул Татарстан Икътисад министрлыгында проект эшчәнлеге һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны координацияләү бүлеге башлыгы вазифасын биләгән иде, ә хәзер күптән түгел генә Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары итеп билгеләнгән Айрат Шәмсиев урынында эшләячәк. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гүзәл Насыйбуллина 2012 елда Кама дәүләт инженер-икътисад академиясен тәмамлаган, шуннан соң 2017 елда «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт гражданнар хезмәткәре» конкурсы лауреаты булды. Ул Татарстан Президенты һәм ТР Министрлар Кабинеты, шулай ук ведомство бүләкләре белән бүләкләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз