news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан икътисадка федераль бюджеттан 65 миллиард җәлеп итәргә ниятли

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин Федерация Советы әгъзалары, Татарстаннан сайланган Россия Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашты.

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Алия Җамалиева). 2018 елда Татарстан федераль бюджеттан 62,9 миллиард сум акча алу өчен гариза бирде. Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Федерация Советы әгъзалары һәм Татарстаннан сайланган Россия Дәүләт Думасы депутатлары катнашында узган киңәшмәдә шул хакта хәбәр итте.

Бүгенге көндә әлеге сумманың расланган лимиты 61,9 миллиард сум тәшкил итте, дип искәртте Дәүләт Советы Рәисе.

Федераль бюджетның программа өлеше буенча 56,4 миллиард сум күләмендә акча каралган, дип ачыклык кертте республика икътисад министры Фәрит Габделганиев. Расланган лимит 55,4 миллиард сум тәшкил итә.

Татарстан 21 дәүләт һәм 8 максатчан федераль программада катнашачак.

Бүген квартал саен үткәрелә торган традицион киңәшмәдә парламентарийлар һәм министрлык вәкилләре республика икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү һәм Татарстанның федераль максатчан программаларда катнашуына бәйле мәсьәләләр хакында фикер алыша.

Чара Төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында уза. Татарстан парламенты башлыгының Татарстаннан сайланган Россия Дәүләт Думасы депутатлары белән мондый очрашулары инде күркәм гадәткә әверелде. Барлыгы 17 эшче төркем оештырылды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100