news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан икътисадчылары резерв фонды бушавын шәрехли: Каешларны кысарга туры киләчәк

Татьяна Голикова 2017 елда Резерв фондының тулысынча бушавын фаразлый.

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия Хисап палатасы рәисе Татьяна Голикова “Огонек” журналына интервьюсында 2017 елда Резерв фондының тулысынча бушавын фаразлаган. Шул рәвешле, Хөкүмәт Илкүләм иминлек фонды (ФНБ) чараларын куллана башларга мөмкин.

Татьяна Голикова бюджет чыгымнарын финанслау өчен резерв акчаларының азрак кулланылачагын әйтә: 2017 елда 1,8 трлн сум булса, 2019 елда ул 140 млрд сум тәшкил итәчәк.

Хисап палатасы рәисе эчке базардан бурычка алып торган акча күләменең елына 1,9 трлн сумга кадәр артуына борчуын белдергән. Аның әйтүенчә, 2016 ел белән чагыштырганда, бу 680 млрд сумга артык. Татьяна Голикова Россия икътисады хәзерген шартларга тулысынча яраклашты дип саный. Аның фикеренчә, икътисади үсеш яки түбәнәю тенденциясе ахыргача билгеләнмәгән, тулаем эчке продукт динамикасы төрлечә тибрәлә, шулай да үсешкә илтүче адымнар бераз сизелә башлаган. “2017 ел өметләрне аклар дип ышанам”, - дигән ул интервьюда һәм элеккечә автосәнәгатькә, авыл хуҗалыгы машина төзелешенә һәм икътисад үсешенә этәргеч бирүче башка тармакларга ярдәм итү өчен, Хөкүмәткә яңа резерв булдыру зарурлыгын әйткән. “Акчаны хәзер үк эзләргә кирәк, юкса мондый резервлардан башка вазгыятькә оператив төстә карап, ел башыннан ук финанслата ярдәм итеп булмаячак”, - дигән ул.

Казан федераль университеты профессоры, икътисад фәннәре докторы Игорь Кох һәм икътисад фәннәре кандидаты Таһир Дәүләтшин “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә моңа карата үз фикерләрен белдерде.

"Резерв фондыннан тыш, Илкүләм иминлек фонды бар әле"

“Монда берниниди фаҗигале әйбер юк. Ике фактны исәпкә алырга кирәк. Резерв фондыннан тыш, илкүләм иминлек фонды бар әле. Ул алга таба файдаланыла ала. Икенчедән, резерв фонды бюджет планлаштырылганча үтәлеп барса гына бетәчәк. Ә ул нефть бәясенең 40 долларыннан чыгып планлаштырылган. Нефть бәясе хәзерге дәрәҗәдә (ягъни 50 доллардан бераз артык) сакланса, резерв фонды бетмәячәк, ябылмаячак. Әле ул 2018 елга да җитәчәк. Хафаланырлык әйбер юк”, - дип саный Игорь Кох.

Аның фикеренчә, эчке базар акчаларын алып тору да куркыныч түгел, бары тик акчаны сарыф итүдә бераз чикләүләр булачак. “Әгәр федераль бюджетта шактый зур кытлык булып, аны финансларга туры килсә, Хөкүмәткә эчке базардагы ресурсларны алып торырга туры киләчәк. Бу ирекле тотуга җыелган акча өчен предприятиеләр, банклар белән көндәшлек барлыкка килү мөмкинлеген аңлатачак. Бу кайбер процент ставкалары артуын яки ставкалар кимемәячәген күрсәтәчәк. Акча ресурсларына бераз кытлык булыр булуын, әмма бу куркыныч түгел”, - ди Кох.

Таһир Дәүләтшин да 5 трлн сумлык Илкүләм иминлек фонды терәк булуын әйтте. “Резерв фонды беткәч, аннары шул фондны кулланырлар инде. 2017 елда ук ул актив рәвештә файдалана башлар дип уйлыйм. Минем күзаллау болайрак: барыбер күпмедер инфляция бара бит. Шул рәвешле, салым кертемнәре инфляция нәтиҗәсендә үсәчәк, бюджет чыгымнары кыскарачак яки бер дәрәҗәдә калачак. Ягъни 2-3 елдан салым һәм бюджет чыгымнарында баланс тәэмин ителер дип уйлыйм”, - ди ул.

Таһир Дәүләтшин да эчке базардан ресурсларны куллану мөмкинлеге булуын да искәртеп: “Фаҗига булмаячак, әмма каешларны кысарга туры киләчәк”, - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100