news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан икътисад министры Татфондбанкта акчалары калган эшкуарлар белән очраша

Очрашуда эшкуарларга ярдәм итү мөмкинлекләре турында фикер алышалар.

(Казан, 22 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан икътисад министры Артем Здуновның "Татфондбанк"та акчаларын саклаган эшмәкәрләр белән очрашулары башланды. Очрашуда әлеге банкта акчалары калган эшкуарларга ярдәм итү мөмкинлекләре турында фикер алышу планлаштырыла.

Мәгълүм булганча, кичә Татарстан Президенты Хөкүмәткә кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү чараларын күрү турында йөкләмә биргән иде. Шулай ук зыян күргән эшкуарлар белән Татарстанның бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов та очрашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot