news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан икътисад министры эшлекле сәфәр белән Балтачта булды

Мега-ферма төзелешенә 337 миллион 670 меӊ сум кредит бүленгән.

Татарстан икътисад министры эшлекле сәфәр белән Балтачта булды
baltaci.ru/

(Балтач, 29 май, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Вакыйф Зәкиев). Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев бүген эшлекле сәфәр белән Балтач районында булды. Иӊ элек ул Министрлык һәм Татарстанның Гарантия фонды тарафыннан 1000 баш савым сыерга исәпләнгән "мега-ферма" төзелешенә ярдәм күрсәтелгән "Кызыл юл" хужалыгында булды.

"Кызыл юл" хуҗалыгы терлекчелек өлкәсендә районда әйдәп баручы хужалыкларныӊ берсе. 2017 елныӊ ахырында 1000 баш савым сыерына хисапланган «мега-ферма» төзелешенә тотыналар. Барлык чыгымнарныӊ 404 миллион сумлык икәнен хисаплагач, аз процентлы кредит булыр, дип Удмуртиянеӊ "Сельстрой" төзелеш оешмасы белән килешү нигезендә эшне башлыйлар. Эш башланган, кредит кына күренмәгән.

Дөрес, кредит көтеп, "мега-ферма"да төзелешен хуҗалык туктатмаган. Беренче этапныӊ төзелеш эшләре башкарылган: территорияне койма белән әйләндереп алынган, бер сыер торагыныӊ, сөт саву блогыныӊ каркаслары монтажланган. 48 миллион сумга үз акчаларына савым залы алганнар, җиһазларын урнаштыруга әзерлек бара.

Менә, ниһаять, республиканыӊ Икътисад министрлыгы һәм Гарантия фонды ярдәме белән кредит алу мәсьәләсе уӊай хәл ителгән, хужалыкка "Россельхозбанк" аша 5 процентлы 337 миллион 670 меӊ сум кредит бүленгән. Әгәр дә Гарантия фонды фонды белән килешү булмаса бу сумма хәйран ким булыр иде.

Министр Фәрит Габделганиев һәм Татарстанның Гарантия фонды җитәкчесе Тимур Тимергалиев сөйләшү барышында җитештерүдә әйдәп баручы хужалыкларга ярдәм итүне беренчел бурыч икәнен әйтеп уздылар һәм алынган кредитларныӊ авырлыгын киметү юнәлешендә эш алып барылуын әйттеләр.

"Кызыл юл" хужалыгы җитәкчесе Фердинад Хәйруллин әйтүенчә, республика ярдәме белән кредит акчасы инде кайтып беткән, тыныч күӊел белән төзелешне кызулатырга була. “Әлегә эш күп, әмма сентябрь аенда"мега-ферма"ныӊ беренче терлек торагына савым сыерларын кертербез дип уйлыйм”, – ди ул.

Татарстан икътисад министрын район башлыгы Рамил Нотфуллин каршы алды һәм озатып йөрде. Министр “Кызыл юл” хуҗалыгыннан тыш, “Смәел”, “Татарстан” хуҗалыкларында, “Ива-мебель” ширкәтендә һәм Балтач сөт-май комбинатында булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100