news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан икътисад министры Артем Здунов Дагыстан Хөкүмәте рәисе вазифасына кандидат булды

Дагыстан Халык Җыенына Здунов кандидатурасын республика башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев тәкъдим итте.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Татарстан икътисад министры Артем Здунов Дагыстан Хөкүмәте рәисе вазифасына кандидат булды. Дагыстан Халык Җыенына аның кандидатурасын республика башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев күрсәтте. Дагыстан Халык Җыены матбугат хезмәтендә әлеге мәгълүматны расладылар. Здунов кандидатурасы иртәгә 14.00 сәгатьтә парламент сессиясендә каралачак.

Артем Здунов 1978 елның 18 маенда Казанда туган. Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаган. 2006-2010 елларда «Татарстан Фәннәр академиясенең перспективалы икътисади тикшеренүләр үзәге» дәүләт учреждениесенең фән буенча директор урынбасары булган. 2010 елдан – Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары. 2010 елдан — Татарстан икътисад министры.

Икътисад фәннәре кандидаты. Өйләнгән, улы һәм кызы бар.

Моңа кадәр Дагыстанда республика Премьер-министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Абдусамад Гамидовны мошенниклыкта гаепләп кулга алганнар иде. Анда берничә пистолет һәм Калашников автоматы таптылар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100