news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Икътисад министрлыгы залогсыз займ күләмен 1 млн сумга кадәр арттырды

Яңалык кече һәм урта эшмәкәрлеккә бизнесларын үстерү өчен каралган.

(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан Икътисад министрлыгы займ күләмен арттырган. Хәзер эшмәкәрләргә залогсыз 1 млн сумга кадәр займ алу мөмкинлеге бар. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Яңалык кече һәм урта эшмәкәрлеккә бизнесларын үстерү өчен каралган. Еллык 7,5 процент белән ташламалы займны ел ахырына кадәр физик зат һәм “Татарстан Гарантия фонды” коммерцияле булмаган оешмасы поручительлегендә алып була”, - диелгән министрлык хәбәрендә.

Финанс ярдәменә кагылышлы сорауларга җавапны 524-90-90 телефоны аша алырга була.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot