news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Икътисад министрлыгы эшмәкәрләргә кредит түләү өчен субсидия бирәчәк

Яңа программа эшмәкәрләрне кредитның процент йөкләмәләреннән азат итәчәк.

Татарстан Икътисад министрлыгы эшмәкәрләргә кредит түләү өчен субсидия бирәчәк
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Икътисад министрлыгы кече һәм урта бизнес предприятиеләренә ярдәм итүнең яңа программасын башлады. Әлеге чара эшмәкәрләргә Россия банклары биргән кредит процентларын түләү өчен субсидия бирүне күздә тота. Бер кешегә елына 10 млн сум күләмендә субсидия бирелергә мөмкин. Бу хакта министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.

Субсидияне кече һәм урта бизнес вәкилләре, идарәче компанияләр һәм сәнәгать парклары һәм мәйданчыклары резидентлары, экспорт юнәлешле компанияләр һәм кече һәм урта бизнес субъектлары алырга мөмкин.

Программа шартлары нигезендә, 2017 елның 1 гыйнварыннан соң алынган һәм бер елдан озаграк вакытка төзелгән кредит килешүе чыгымнарын капларга мөмкин. Килешү суммасы 2,5 млн сумнан да ким булмаска тиеш, ә кредит проценты соңгы өч елда Россия Үзәк банкы исәпләгән уртача процент ставкасыннан (14,13 процент) артып китә алмый.

Кредитны әйләнештәге акчаларны тулыландыру, төп акчаны алу, инженерлык инфраструктурасын, җитештерү биналарын, корылмаларны төзү (реконструкцияләү), инвестиция проектларын тормышка ашыруга алырга рөхсәт ителә.

Әлеге субсидияне алу өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәгенә гариза бирергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100