news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Икътисад министрлыгы эшмәкәрләр өчен ярдәм чаралары буенча белешмә чыгарды

Документ кече һәм урта бизнес субъектлары өчен бизнеска ярдәм итү чаралары буенча кирәкле бөтен мәгълүмат бар һәм даими рәвештә тулыландырыла.

(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Татарстан эшмәкәрләре Covid-19 таралу шартларында кече һәм урта бизнес субъектларына ярдәм итәргә тиешле федераль һәм республика чаралары исемлеге белән таныша алачак. Аларга уңайлы булсын өчен Татарстан Икътисад министрлыгы бөтен актуаль мәгълүмат тупланган белешмә чыгарды.

Документта чаралар алучылар, ярдәм алу механизмнары, барлык норматив һәм хокукый актларга, карарларга сылтамалар бар. Документ даими рәвештә актуальләштерелә һәм тулыландырыла.

Документның тулы версиясен сылтама буенча алырга мөмкин.

Шулай ук министрлык 8 (843) 524-90-90 номеры буенча кайнар линия оештырды. Анда теләсә кайсы эшмәкәр бизнеска ярдәм итү чаралары буенча мәгълүмат алырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot