Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Икътисад министрлыгы банкларның гражданнарга ярдәм итүен күзәтә
Татарстанда кичектереп түләргә мөмкин кредит күләмен арттырырга телиләр.
(Казан, 30 май, «Татар-информ», Диана Авакян). Казанда яшәүчеләр өчен кредит каникулларына дәгъва итәргә мөмкинлек бирүче максималь кредит күләмен арттыру тәкъдим ителә. Республика хакимияте Федераль үзәккә шундый инициатива белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта Андрей Кузьминга биргән интервьюсында Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
«Безнең тәкъдимне карыйлар. Шулай итеп, без үз кредитларын реструктурлаштыра алырлык кешеләрне күбрәк колачлый алачакбыз», — диде ул.
Коронавирус пандемиясе аркасында авыр вазгыятьтә калган кешеләр банкларга мөрәҗәгать итә. Аларның кулланучылар яки ипотека кредитлары бар, диде министр. «Без банкларның кешеләргә ярдәмгә килүен һәм әлеге категориягә кредит каникулларын тәкъдим итүен күзәтәбез», — диде министр.
Интервьюны тулысынча sntat.ru. сайтында укырга мөмкин. Видеоверсияне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының YouTube каналында карарга була.
Телевизион версияне «Татарстан 24» телеканалында «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасында шимбә, 18.30 һәм якшәмбе, 13.30 сәгатьтә карап булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз