news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан игенчеләренә минераль ашламалар сатып алуга 1,5 млрд сум бүлеп биреләчәк

Товар җитештерүче бу акчаны алу өчен бер гектар чәчүлек мәйданына 30 кг чамасы матдә булуын документлар белән расларга тиеш.

(Казан, 5 февраль, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Татарстан игенчеләренә минераль ашламалар алу өчен1,5 млрд сум субсидияләр биреләчәк. Бу хакта бүген Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм Авыл хуҗалыгын үстерү программасын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту комиссиясенең уртак утырышында хәбәр итте.

Товар җитештерүче бу акчаны алу өчен бер гектар чәчүлек мәйданына 30 кг чамасы матдә булуын документлар белән расларга тиеш.

“Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча, бүгенге көндә республикада 62 598 тонна ашлама тупланган, ягъни, бер гектарга - 21, 6 кг. Түбән күрсәткечләр күзәтелгән районнарга активлашырга кирәк. Авыл хуҗалыгы оешмалары ашламалар төрен һәм аларны тәэмин итеп торучыларны үзләре сайларга хокуклы. Әлеге ярдәм 30 мартка кадәр генә саклана”, - дип билгеләп узды ул.

Бүгенге көнгә минераль ашламаларны бик аз күләмдә туплаган районнар билгеле, болар: Апас (1,6 кг/га) һәм Яңа Чишмә (0,9 кг) муниципаль районнары.
Минераль ашламаларны иң күп туплаган районнар: Зәй (57,6), Тәтеш ( 53,3), Сарман ( 42,3) һәм Тукай (41) районнары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100