news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан игенчеләре шикәр чөгендере уңышын җыялар

Бүгенге көнгә Татарстанда 15,2 мең тонна шикәр чөгендере җыелган.

Татарстан игенчеләре шикәр чөгендере уңышын җыялар
agro.tatarstan.ru

(Казан, 27 август, "Татар-информ"). Шушы көннәрдә республика игенчеләре шикәр чөгендере уңышын җыя башладылар. Оператив белешмәләргә караганда 27 августка Татарстан Республикасы буенча 427 га мәйданда шикәр чөгендере җыелган. Бу турыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Барысы әлеге культураны 64,3 мең га мәйданда җыярга кирәк булачак.

Бүгенге көнгә Татарстанда 15,2 мең тонна шикәр чөгендере җыелган, бер гектардан  356 центнер уңыш чыга. Әлеге вакытта бу культура республиканың өч районында җыела.

Сарман муниципаль районында беренчеләрдән булып «Нөркәй» агрофирмасы”  ҖЧҖ механизаторлары бу эшкә керештеләр. Биредә шикәр чөгендере 3003 гектар мәйданны били. Ә  район буенча 9269 гектар мәйданда чөгендер чәчелгән. Бүгенгә 140 га мәйданда 5740 тонна татлы тамыр чыгарылган,  уңыш - 410 ц/га.

Тукай районында шикәр чөгендере 87 га мәйданда 3,1 мең тонна шикәр чөгендере җыелган,  уртача уңыш - бер гектардан 350 центнер. 

Зәй районы игенчеләре 200 гектар мәйданда 6400 тонна шикәр чөгендере җыйганнар. Уртача  уңыш - бер гектардан 320 центнер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100