news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан игенчеләре планлаштырган мәйданның ун процентында уҗымнар чәчкән

Көзге чәчү буенча беренче урында - Арча, икенче урында - Әлки, өченче урында - Сарман районнары.

Татарстан игенчеләре планлаштырган мәйданның ун процентында уҗымнар чәчкән
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 23 август, "Татар-информ"). Татарстан игенчеләре көзге культураларны фаразлана торган мәйданның 10 процентыннан артыгында чәчтеләр. Көзге чәчүгә керешкән хуҗалыклар саны арта, кайбер районнарда көзге чәчү планлаштырылган мәйданның чирегендә башкарылган инде. Бу турыда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүгенгә республикада көзге бөртекле культуралар 65,7 мең га мәйданда чәчелгән, бу фаразның 12,1 процентын тәшкил итә», – ди Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелекне үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Фәргать Зиннәтов.

Белгеч сүзләренә караганда, көзге культуралар өчен 541,3 мең га җир каралган, шул исәптән бодай – 398 мең гектарга якын, арыш – 138 мең га. 14,2 мең га терлекләр азыгы өчен чәчеләчәк. «21 августка республика буенча көзге бодай 31,2 мең га чәчелгән, арыш – 34,5 мең га», – дип Фәргать Зиннәтов.

Кайбер муниципаль районнарда көзге чәчү планлаштырылган мәйданның чирегендә башкарылган инде. Мәсәлән, Кукмара һәм Саба районнарында көзге культуралар 2,6 мең га мәйданда (32 процент) чәчелгән. Арча районында – 4,5 мең га (27 процент), Теләче районында – 1,5 мең га (26 процент).

«Безнең районда көзге культураларны 16 мең га мәйданда чәчү планлаштырылган, шул исәптән арыш – 12,2 мең гектардан артык, бодай – 3,8 мең га. Бүгенгә бездә арыш 4,5 мең га мәйданда чәчелде», – дип хәбәр итте Арча районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының опратив белешмәләре буенча, 21 августка Арча районы көзге чәчү башкарылу күләме буенча беренче урында бара. Икенче урында - Әлки районы, биредә көзге бодай һәм көзге арыш 4,4 мең га чәчелгән, өченче урында - Сарман районы – 2,9 мең га.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100