news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан игенчеләре 3,5 миллион тонна ашлык суктырып алды

Республикада гектар уңышы 35,6 центнер тәшкил итә.

(Казан, 29 август, "Татар-информ"). Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оператив мәгълүматларына караганда, 29 август көненә республикада 986,5 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алынган. Бу пландагы мәйданның (1475,2 мең гектар) 67 процентын тәшкил итә.

Татарстан игенчеләре бу көнгә 3511 мең тонна ашлык суктырып алган. Гектар уңышы 35,6 центнер тәшкил итә.

Басу-кырдан иң мул уңыш Зәй районы ындырларына кайта. Биредә барлыгы 139,9 мең тонна ашлык суктырып алганнар. Гектар уңышы да әлеге районда иң югарысы – 49,6 центнер.

Ә башкарылган эш күләме буенча беренче урында Чистай районы игенчеләре бара. Алар пландагы эшнең 78 процентын төгәлләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot