news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан игенчеләре 167 мең тонна ашлык суктырып алды

Республика басу-кырларында урып-җыю эшләре гөрли.

(Казан, 8 август, "Татар-информ"). Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оператив мәгълүматларына караганда, 8 август көненә республикада 42,5 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алынган. Бу пландагы мәйданның (1475,2 мең гектар) 2,9 процентын тәшкил итә.

 Татарстан игенчеләре бу көнгә 167,3 мең тонна ашлык суктырып алган. Гектар уңышы 39,3 центнер тәшкил итә. Иң мул уңыш Зәй районы кырларында. Биредә һәр гектардан уртача 51,2 центнер ашлык җыеп алына. Гектар уңышы буенча Сарман (51 центнер) һәм Нурлат районнары (49,1 центнер) әлегә икенче-өченче урында.
 
Урып-җыю темплары буенча да Зәй районы беренчелектә бара. Биредә пландагы мәйданның (38,1 мең гектар) 11,3 процентында эш төгәлләнгән инде. Аннан кала Нурлат (10,3 процент) һәм Аксубай (9 процент) районнары атлый.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100