news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан игенчеләре 1 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алды

Республикада урып-җыю эшенең биштән бер өлеше тәмамланды.

(Казан, 15 август, “Татар-информ”). Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оператив мәгълүматларына караганда, 15 август көненә республикада 291 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алынган. Бу пландагы мәйданның (1475,2 мең гектар) 19,7 процентын тәшкил итә.
 
Татарстан игенчеләре бу көнгә 1077,6 мең тонна ашлык суктырып алган. Гектар уңышы 37 центнер тәшкил итә.
 
Иң мул уңыш Зәй районы кырларында. Биредә һәр гектардан уртача 51,2 центнер ашлык җыеп алына. Гектар уңышы буенча икенче-өченче урында Сарман (51 центнер) һәм Нурлат  (50 центнер) районнары бара.
 
Бу көнгә башкарылган эш мәйданы буенча Зәй районы лидерлар сафында. Биредә барлык мәйданның 30,2 процентыннан игеннәр суктырып алынган. Икенче баскычта – Апас (29,4 процент), өченчедә – Нурлат (26,5 процент) игенчеләре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100