Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Иделне савыктыруга 18 млрд сумнан артык акча юнәлтте
«Экология» илкүләм проекты буенча Татарстанда 21,6 млрд сумлык 30 чара үткәрелгән. Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Егор Тарнавский «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә «экологик иминлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм яңа проектны эшләтеп җибәрүгә әзерлек турында сөйләде.
«Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча «Экология» илкүләм проекты 2030 елга кадәр озайтылды. Ул «экологик иминлек» дип аталачак», — дип искәртте ул.
Тарнавский билгеләп үткәнчә, Татарстан барлык мөмкин булган федераль проектларда катнашты. Шулай итеп, «Иделне савыктыру»га 18 млрд сумнан артык акча тотылган, «Чиста ил» федераль проекты буенча сынау проектларына – тагын 2 млрд сум.
«Без су объектларын торгыздык һәм сакладык, урманнарны саклау буенча эшләдек (бу Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы блогы), республика халкын чиста су белән тәэмин иттек. «Чиста су» федераль проекты Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы карамагына күчте, әмма без аны бергәләп башладык», — диде Тарнавский.
2025 елдан башлап республикада 8 чара үткәрү каралган, ул 2,6 млрд сумнан артык бәягә төшәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз