news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Идел буе округында туучылар саны үлүчеләрдән артып киткән бердәнбер төбәк

2019 ел нәтиҗәләре буенча республикада туу турында төзелгән актлар саны үлү турындагы актлар саныннан 238гә артып китә.

Татарстан Идел буе округында туучылар саны үлүчеләрдән артып киткән бердәнбер төбәк

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Тугызынчы ел рәттән Татарстанда кешеләрнең тууын теркәү үлемне теркәүдән артып китүе билгеләп үтелә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина ведомствоның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

«Ел нәтиҗәләре буенча туу турында төзелгән актлар саны үлү турындагы актлар саныннан 238гә артып китте. Татарстан илдә һәм Идел буе федераль округында туу турындагы актларны теркәү саны үлү турындагы актлардан артып киткән бик аз төбәкләрнең берсе булып тора», — диде ул.

Узган ел нәтиҗәләре буенча республикада үлем турында 42 мең 942 акт төзелгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4,1 процентка кимрәк. Шул ук вакытта ир-атларның үлүе турында теркәлгән актлар саны 51 процент тәшкил итә, ә хатын-кызларның үлү турындагы актлар саны - 49 процент.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100