news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Идел буе федераль округының 8 төбәгенә гаилә учагын тапшырды

Кичә Зыятдиновлар гаиләсе Мәскәүдән Казанга алып кайткан гаилә учагын бүген Идел буе федераль округының 8 төбәге гаиләләренә тапшырдылар. Аларның һәркайсы Татарстан башкаласына лампадалар белән килде һәм республикада саклана торган учактан ут кабызды.

«Татарстан һәм Казан өчен нәкъ менә безнең Идел буе федераль округы төбәкләренә әлеге утны тапшыру хокукына лаек булуыбыз символик булып тора. Бүген кунакларны зур канәгатьлек хисе белән каршы алабыз, бездә алар күп, тантаналы шартларда гаилә утын тапшырабыз, шуннан соң субъектлар үзләрендә Гаилә елын ача алачак», - дип билгеләп үтте Казанның ЗАГС идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Елена Студиникина.

Бүген гаилә учагы Ульяновск, Киров, Саратов, Түбән Новгород, Пенза өлкәләренә, Удмуртия, Марий Эл һәм Чувашиягә тапшырылды. Тантана Казандагы бер парның никахын теркәгән вакытта узды, аларга шулай ук Россия гаилә учагыннан ут бүләк иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot