news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Идел буе федераль округында хезмәт хакы буенча рейтингта беренче урынны алды

Татарстан 2025 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча кадрларга ихтыяҗ һәм тәкъдим ителә торган хезмәт хаклары дәрәҗәсе буенча Идел буе федераль округында беренче урынны алды. Бу хакта hh.ru сайтының Идел буе төбәге директоры Альбина Солтанова хәбәр итте.

Аның мәгълүматларына караганда, хисап чорында республикада 285,1 мең вакансия басылып чыккан. Татарстанда хезмәт хакы тәкъдимнәренең медиана күрсәткече 72,8 мең сум тәшкил иткән.

«Бу Башкортстандагыдан 2 мең сумга күбрәк, ә ул икенче урынны алды», – дип ачыклык кертте Солтанова.

2025 елда Татарстан хезмәт базарында бер вакансиягә уртача 6,5 резюме туры килгән. Солтанова сүзләренчә, мондый күрсәткеч баланслы базар өчен оптималь санала.

news_right_1
news_right_2
news_bot