news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында студентлар саны буенча лидер булды

Республиканың 46 югары уку йортында 147 меңгә якын кеше белем ала.

Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында студентлар саны буенча лидер булды
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында студентлар саны буенча беренче урынны алды. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Татарстанда 46 югары уку йорты эшли, аларда 147 мең кеше белем ала. Студентлар саны буенча без илдә җиденче урында. Ә Идел буе федераль округы төбәкләре арасында беренче баскычны билибез», - диде ул.

Татарстан югары уку йортлары чит ил студентлары арасында да популяр. Узган елда 6 меңнән артык чит ил кешесе республика вузларына укырга кергән, дип искәртте Галимова.

Иртәгә, 8 февральдә, илдә Россия фәне көне билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан Татарстан Президенты 16 лауреатка фән һәм техника өлкәсендә ТР дәүләт премияләрен тапшырачак. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов югары уку йортлары ректорлары белән дә очрашырга ниятли.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot