news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан иң яхшы тәҗрибәләр һәм инициативалар Бөтенроссия конкурсының өч бүләген алды

Бүләкләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко тапшырды.

Татарстан иң яхшы тәҗрибәләр һәм инициативалар Бөтенроссия конкурсының өч бүләген алды
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Александра Давыдова). ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка Россия Федерациясе субъектларының социаль-икътисади үсешенең иң яхшы тәҗрибәләре һәм инициативалары Бөтенроссия конкурсында Татарстан җиңгән өчен өч бүләк тапшырдылар. Бүләкләү тантанасы Сочида инвестицион форум кысаларында узды.

Шулай итеп, республиканы «Ачык Казан» проекты өчен «Төбәкнең мәгълүмати-технологик потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән шартлар тудыру» номинациясендә билгеләп үттеләр.

«Татарстан Республикасы халкының социаль регистры» дәүләт мәгълүмат системасы проекты өчен тагын бер бүләк алды. Проект республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының бизнес-процессларын автоматлаштырырга ярдәм итә.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президентына «Төбәкнең туристик потенциалын үстерү» номинациясендә VisitTatarstan рәсми туристик бренды өчен бүләк тапшырдылар.

Кубоклар һәм дипломнарны Рөстәм Миңнехановка Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко тапшырды. 

Бүген Сочида Россия инвестицион форумы старт алды, анда Татарстан делегациясе дә катнаша. Форум ике көн дәвам итәчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot