Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан иң яхшы IT-предприятияләр саны буенча лидерлар рәтенә керә
«CRN/RE» ІТ журналының 25 иң яхшы предприятиеләр исемлегенә Идел буе федераль округыннан 11 компания кергән
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Абруйлы «CRN/RE» ІТ журналы чираттагы мәртәбә "25 иң яхшы төбәк ІТ-компанияләре" рейтингын төзегән.
Бөтен Россия буенча җыелган мәгълүматларны анализлау нәтиҗәләре буенча, рейтингка кергән компанияләрнең күбесе Идел буе федераль округында урнашкан. 25 иң яхшылар исемлегенә бу округтан 11 компания кергән.
Рейтингта Татарстаннан 4 компания булу республиканың IT-тармак үсешенә зур өлеш кертүе хакында сөйли.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы сайтында хәбәр ителгәнчә, рейтингка кергән компанияләр төп 4фактор нигезендә сайланган: бизнес масштабы, бизнес динамикасы, команданың профессионализмы һәм базардагы абруе. Иң яхшылар рәтенә Татарстаннан «ICL-КПО ВС», «АБАК», «МЭЛТ» һәм «Форт Диалог» кергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз