Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Үзбәкстанда Татарстан ярдәме белән «Гелон» курорт комплексы төзеләчәк
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Иннопром. Үзәк Азия» халыкара күргәзмәсе мәйданчыгында Кашкадәрья өлкәсе хокимы Муротжон Азимов белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Кашкадәрья өлкәсе Үзбәкстанның көньягында, Кашкадәрья елгасы бассейнында урнашкан. Төбәк шактый зур сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм туристлык потенциалына ия. Икътисадының нигезен ягулык-энергетика һәм газ химиясе комплекслары, электр энергетикасы, авыл хуҗалыгы, шулай ук текстиль һәм җиңел сәнәгать тәшкил итә.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, республика Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләре үсешенә сизелерлек өлеш кертә, ә төбәкара хезмәттәшлек экспортка озатылган һәм республикага китерелгән продукциянең ассортиментын киңәйтергә ярдәм итә. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан инвестицион климат буенча лидерлар рәтендә һәм Россиянең икътисади яктан алга киткән төбәкләре арасына керә.
Аның сүзләренчә, республика - нефть чыгару һәм нефть эшкәртү буенча алдынгы төбәк, анда шулай ук нефть химиясе, машина төзелеше һәм автомобиль, самолет, вертолет, суднолар җитештерү үсеш алган. Төбәктә инновацион үсешкә аерым игътибар бирелә.
Яклар Татарстан бизнесы катнашында Кашкадәрья өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган проект – Үзәк Азиядә иң зур «Гелон» курорт комплексын төзү турында фикер алышты.
Азимов хәбәр иткәнчә, проект Үзбәкстан Президенты тарафыннан хупланган, аны кирәкле инфраструктура белән тәэмин итү турында карар кабул ителгән. Комплекс өч этапта гамәлгә ашырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз