Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан һәм Ульяновск өлкәсе Идел буе халыклары мирасына багышланган экспозиция оештыра
Татарстан Дәүләт архивының генеалогик характердагы мөрәҗәгатьләрне үтәү бүлеге җитәкчесе Лилия Назыйпова Ульяновск өлкәсе дәүләт архивында булды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Сәфәр Ульяновск өлкәсе һәм Татарстан Хөкүмәтләре арасында фән, мәдәният һәм архив эше өлкәсендә төбәкара элемтәләрне ныгыту, шулай ук Россия халыкларының мәдәни мирасын саклау һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән үзара хезмәттәшлек турындагы килешү кысаларында узды», – дип ачыклык керттеләр матбугат хезмәтендә.
Фото: ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте
Назыйпова татар халкы мирасын өйрәнү өчен әһәмиятле тарихи документлар саклана торган Ульяновск архивы фондлары белән танышты.
Һөнәри диалог барышында ике төбәк белгечләре төрле мәсьәләләр хакында фикер алышты. Архив белеме һәм заманча мәгълүмат технологияләрен кертү өлкәсендә алдынгы тәҗрибә уртаклашуга аерым игътибар бирелде, бу эшнең нәтиҗәлелеген күтәрергә һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләрен эшкәртүне тизләтергә мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, яклар уртак күргәзмә эшчәнлеге перспективаларын билгеләде: Идел буе халыкларының бай мәдәни мирасына багышланган гомуми экспозиция булдыру идеясе турында фикер алыштылар. Татарстаннан килгән кунак өчен Ульяновск архивы бинасы һәм саклагычлары буйлап экскурсия оештырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз