Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Иҗтимагый палатасының мактаулы әгъзасы: Президентлардан бәхет булды безнең
Республиканың бүгенге уңышлары — аның хезмәтчәннәренең бер буынының гына хезмәт нәтиҗәсе түгел, дип саный Илгиз Хәйруллин.
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең Президентлардан бәхете булды. Республика башкарма хакимият органнары оешуга 100 ел тулу уңаеннан уздырылган ТР Министрлар Кабинетының тантаналы утырышында Татарстан Иҗтимагый палатасының мактаулы әгъзасы Илгиз Хәйруллин әнә шундый фикер белән уртаклашты.
«Минем беренче Президент Минтимер Шәрип улы Шәймиев һәм хәзерге Президент Рөстәм Нургали улы Миңнеханов адресына аеруча җылы сүзләр әйтәсем килә. Кыска гына әйтәм: без, татарстанлылар, Президентлардан уңдык. Алар кешеләрнең тәкъдимнәрен, хыялларын һәм өметләрен туплап, аларны дәүләт сәясәте дәрәҗәсенә кадәр күтәрә алды», — диде Хәйруллин.
Аның сүзләренчә, алар тәкъдим иткән барлык программалар да татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшыртуга, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән.
Бүген республика илнең федератив үсешендә авангард булып калуын дәвам итә, ә аның икътисадын тизләтелгән инновацион үсеш күрсәтә. Күп кенә күрсәткечләр һәм юнәлешләр буенча Татарстан илдә лидер булып тора, дип искәртте республика Иҗтимагый палатасының мактаулы әгъзасы.
«Татарстан уңышлары — республика хезмәтчәннәренең бер буын хезмәте нәтиҗәсе генә түгел. Монда, әлбәттә, Министрлар Кабинеты — республиканың баш башкарма һәм идарә органы роле зур», — дип өстәде Хәйруллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз