news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә 30 лап спикер чыгыш ясаячак

Иҗтимагый оешма вәкилләре, политологлар, галимнәр, төбәк штаблары җитәкчеләре, партия әгъзалары сайлау процессына анализ бирәчәк.

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә 30 лап спикер чыгыш ясар дип көтелә. Биредә бүген алар катнашында матбугат конференцияләре уздырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, иҗтимагый оешма вәкилләре, политологлар, галимнәр, төбәк штаблары җитәкчеләре, партия әгъзалары республикада сайлау процессына анализ бирәчәк. Фомин барлык кандидатларның төбәк сайлау штаблары җитәкчеләре дә чыгыш ясаячагын әйтте.

Модератор - “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов бүген үзәктә эшләү өчен 40 массакүләм мәгълүмат чарасыннан 150 дән артык журналист аккредитацияләнгәнен белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot